«А. П. Чехов – кичә, бүген, иртәгә»: әдәби кичә (12+)

28 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә балалар өчен А.П Чеховның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде. 

«Кешедә барысы да матур булырга тиеш…» – әдәби кичә нәкъ менә шул сүзләрдән башланды. Кунаклар Чехов урыннары буйлап виртуаль экскурсия кылды. Алар язучы туган йортны, ул укыган гимназияне күрде. 
«Чехов биографиясеннән кызыклы фактлар» әдәби уены язучы иҗатын сөючеләрне һәм аны тормыш, юлын, иҗатын яхшы белүчеләрне ачыклады. Кинофильмнардан, аеруча «Хамелеон» фильмыннан өзекләр карау башта тамашачаны көлдерде, ә соңыннан А.П. Чеховның кеше кимчелекләреннән ничек оста һәм нечкә итеп көлә алуы турында фикер алышуга этәрде.   

«Чехов геройлары» викторинасы барышында катнашучылар әсәрләрдән өзекләр укыды, язучының хәйрия эшчәнлеге темасына кагылды. 
Китапханәче «Чехов һәм аның дөньясы» электрон презентациясе белән үрелеп барган чыгышыннан балалар Чехов турында табиб, язучы, драматург буларак белде.

Поделиться: